Газетага язылу

Моргта бер хатын-кыз «мәетенә» җан кергән

Бөекбритания моргында 54 яшьлек хатын-кызның “мәетенә” җан кергән. Ашыгыч ярдәме хезмәткәрләре хатын-кызны, үлгән, дигән карарга килеп, моргка озаткан булган. Бу хакта «Российская газета» The Sun мәгълүматларына таянып яза.

Оливия Мартин, иртәнге аш әзерләгәндә кинәт үзен начар хис итеп, аңын җуйган. Ире «Ашыгыч ярдәм» чакырткан. Медиклар аның үлгәнлеген билгеләп, «мәетне» моргка алып киткән.

Әмма анда «мәеткә» җан кергән. Табиблар ни эшләргә белми аптырап калган бер мәлдә, хатын-кыз чынлап торып  җан тәслим кылган.

Тикшерү барышында тере хатын-кызның ике сәгать моргта ятканлыгы ачыкланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре