Үткән атнада дөньякүләм яңалыклар кырында Якын Көнчыгыш вакыйгалары төп урынны алуын дәвам итте. Трамп Иран конфликтыннан атом-төш килешүеннән башка да чыгарга риза. Бары тик Һүрмүз аша сәүдә кораблары гына йөри башласын. Иран исә бугаз аша узган кораблардан 5–7 процентка кадәр пошлина җыярга ниятли. АКШ һәм Израиль корабларына, яисә шул илләргә товар ташучыларга бугазны бөтенләй бикләмәкче.
Төбәктәге вазгыять турында Трамп белдерүләрен беркем дә җитдигә алмый, Тәһранда аларга «театраль дипломатия» дип исем бирделәр. Вашингтонның Фарсы култыгында җитди хәрби хәрәкәтләр алып барырлык куәте төгәлләнде. Сугыш кораллары арсеналы бик тиз саекты. Пентагон АКШның оборона компанияләреннән 21 көн эчендә корал китерүне тизләтү, җитештерү линияләрен киңәйтү һәм корал җитештерү күләмен арттыру планнарын тәкъдим итүне таләп итте.
Израиль америкалыларның Иран белән сугышны туктатуларына каршы. Вашингтон Тәһран белән килешүгә ирешсә дә, бер ялгызы Иранга һөҗүм итү белән яный. Тель-Авивның АКШтан башка зур сугыш хәрәкәтләре алып бару мөмкинлеге чикләнгән ләкин. Конгрессмен Томас Масси: «АКШ бер айга гына ярдәмне туктатса, Израиль күршеләрен бомбага тотуны туктатачак», – дип дөрес әйтә. Сиончылар тырышлыкларын төбәктәге мөселман илләрен үзара сугыштыру юнәлешендә дәвам итәләр. Конфликттан читтә торган дәүләтләрне аңа тартып кертү максатыннан астыртын һөҗүмнәр ясыйлар. Төркиягә ясалган һөҗүмнәр артында кем торуы тиз ачыкланды. Мисырга ясалганының да шулар кулы икәненә шик юк.
Вазгыять шул рәвешле үскәндә, аңа турыдан-туры бәйле булган өч держава: Пакыстан, Төркия һәм Согуд Гарәбстаны үзара хәрби хезмәттәшлек турында зур килешү төзеде. «Мөселман НАТОсы», «Мәккә альянсы» дип исемләнеп өлгергән бу аркадашлык якларның берсенә һөҗүм булган очракта Төньяк Атлантик блокның 5 статьясы үрнәгендә бергәләп җавап бирүне күз алдында тота. Пакыстан – атом-төш коралына ия дәүләт, Төркия – Global Firepower (GFP) мәгълүматлары буенча хәрби куәте ягыннан дөньядагы иң көчле мөселман иле, Согуд Гарәбстаны зур финанс мөмкинлекләренә ия. Бу альянс төбәктәге геосәясәт балансын тамырдан үзгәртерлек мөмкинлеккә ия. «Мәккә альянсы»на башка илләрнең кушылуы да көтелә. Аеруча Мисыр төп кандидат булып санала. Израиль диаспоралары буенча министр Амихай Чикли сиончылар исеменнән: «Мәккә альянсы – бик хәвефле һәм куркыныч күренеш», – дип бәя биреп өлгерде. Барысы да яңа аркадашлыкның ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез