Мошенниклар аркасында алынган кредит бурычыннан азат итәргә мөмкиннәр

Ил халкын мошенниклар аркасында алынган кредитлар буенча бурычтан азат итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Ведомости»га Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты башлыгы Анатолий Аксаков хәбәр иткән.

«Әгәр дә банк яки микрофинанс оешма акчаны кредит гаризасын мошенниклыкка тикшермичә, процедураларны бозып бирсә һәм соңыннан заемщиктан акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатылса, аннан кредитны кире кайтаруны таләп итмәячәкләр», – дип аңлатты Анатолий Аксаков.
Закон проекты халыкны мошенникларга ышанып кредит рәсмиләштерүдән саклау өчен кирәк. Аны декабрьдә үк керткәннәр, 15 гыйнварда беренче укылышта хуплаганнар. Икенче укылышны 12 февральгә билгеләгәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре