«Ведомости» хәбәренә караганда, балигъ булмаганнар ярдәме белән әти-әниләренең банк счетларын кулга төшерүнең 7 мең очрагы теркәлгән. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елның 9 аенда зыян күрүчеләр саны 2024 ел белән чагыштырганда 120 процентка арткан. 2025 елның 10 аенда уен берләшмәләрендә генә дә 1 меңләп җинаять эше теркәлгән. Аларның күпчелеге Россиядә эшчәнлеге чикләнгән Roblox платформасына бәйле. Балаларны «бүләкләр», «донатлар», «отышлы килешүләр» белән кызыктырырга тырышалар. Теге яисә бу уенны камилләштерәбез дип, зарарлы файллар җибәрәләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез