Балалар һәм яшүсмерләрнең телефонанда еш "утыруы" киберҗинаятьчеләргә зур мөмкинлек. Яшүсмерләрнең ышанычына таянып, алар ата-аналарның шәхси мәгълүматларын белә ала. Бу хакта «Прайм» агентлыгына «ИТ-Резерв» компаниясе директоры Павел Мясоедов сөйләгән.
"Акчага барып җитү" өчен уен чатлары, социаль челтәрләрдәге төркемнәр һәм яшьләрнең олылардан ябылган башка аралашу чатлары кулланыла. Биредә җинаятьчеләр бала белән ышанычлы мөнәсәбәт булдыра. «Нәтиҗәдә балалар мошенникларга акча күчерә, гаилә турында яшерен мәгълүматны тапшыра ала», - дип кисәтә белгеч.
Балалар гаджетларына вирус урнаштыралар һәм алар аша әти-әниләрнең банк карталары мәгълүматларын ачыклыйлар. Мәсәлән, бушлай уеннар ярдәмендә телефонга вирус урнаштырыла һәм «штраф» түләргә кушып смс килә яки гаджетны эшләмәс итеп, телефонны янәдән куллану мөмкинлеге булсын өчен акча күчерергә кушалар. Моны булдырмас өчен, телефонда антивируслар кулланыгыз, дип белдерде белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез