Аферистлар башта аккаунтларны «вату» очрагын хәтерләткән бик күп хәбәрләр җибәрә, шуннан соң банк яки дәүләт органнары хезмәтләре исеменнән шалтырата. Киберэксперт Тимофей Воронин «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
«Мошенниклар иң элек берьюлы берничә аккаунтны, мәсәлән, Дәүләт хезмәтләре порталы, мессенджерлар яки банк кушымталарындагы аккаунтларны «вату»ны хәтерләткән бик күп смс җибәрә. Адреслары рәсми адресларга бик охшаган була. Мәсәлән, Gosuslugi урынына Gosusluugi», – дип аңлатып үткән эксперт.
Шуннан соң аферистлар элемтә операторлары, банк яки дәүләт органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, аккаунтларны «вату» турында хәбәр итә һәм, аккаунтка керү мөмкинлеген торгызу өчен, смс-хәбәр яисә push-уведомление белән килгән кодны әйтүне сорый.
Воронин бу очракта, хәбәр җибәрү мөмкинлеген юкка чыгару өчен, шундук элемтә операторына шалтыратырга киңәш иткән. «Бу очракта һич тә мошенниклар белән сөйләшергә, шулай ук шәхси мәгълүматларны һәм кодларны хәбәр итәргә ярамый. Мондый хәлгә юлыкмас өчен спамнан саклау сервисларын тоташтыру тәкъдим ителә», – дип өстәгән белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез