Мошенниклар йорт хайваннарын сатып алучыларны алдый башлаган

Аферистлар Чаллыда яшәүчеләрне эт яки мәче тәкъдим итеп алдый башлаган. “Татар-информ” язганча, бу хакта Чаллы эчке эшләр идарәсенең бүлек мөдире Илдар Әхмәтшин сөйләп үткән.

“Интернет-мошенниклар башка шәһәрләрдән эт, мәче һәм башка хайваннар сатып алырга ниятләүчеләрне алдый. Шуны аңларга кирәк: әйтик, этне транспорт компаниясе аша, мәсәлән Новосибирскидан Чаллыга китереп булмый. Эт яки мәчене тартмага салып, шуның кадәр ерактан алып кайту мөмкин түгел”, – дигән ул.

Илдар Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, хайваннарны, китереп бирү шарты белән, белдерү яки интернет-мәйданчыклар аша һич тә сатып алырга ярамый.

Аның әйтүенчә, мошенниклар болай эшли: сатып алучы эт яки мәче сайлап алгач, аңа шундук китереп бирүне тәкъдим итәләр, адресын сорап алалар. Шуннан соң акча күчерү өчен банк картасы номерларын әйтәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре