Газетага язылу

Мошенниклар Казан циркы тамашаларына билетларны ялган сайтлардан сата башлаган

Мошенниклар Казан циркы тамашаларына билет сату өчен ялган сайтлар ясый башлаган. Соңгы вакытта аферистларның сатып алучыларны алдауның берничә очрагы теркәлгән.

«Татар-информ»га циркның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бу сайтларда тамашачыларга рәсми бәядән 2-3 тапкырга кыйммәтрәк билетлар, тамашага керү мөмкинлеге бирми торган ялган электрон билетлар, ташламалар турында ялган мәгълүмат тәкъдим итәләр. Мәсәлән, ялган сайтларда 3 яшькә кадәрге балалар бушлай керә ала дигән мәгълүмат булырга мөмкин, әмма Казан циркындагы тамашаларны 5 яшькә кадәрге балалар бушлай карый ала һәм аларга аерым урын бирелми.

Казан циркы билетларны бары тик тикшерелгән һәм рәсми каналлардан гына сатып алырга киңәш итә. Болар:

– Казан дәүләт циркының рәсми сайты;

– «Яндекс Афиша» платформасы;

– «Кассир.ру» сервисы;

– Казан циркының Телеграмдагы ярдәмче-боты.

Мошенниклар сайтын ничек танырга?

– Төгәл контакт мәгълүматлары булмау яки булмаган телефон номерларын күрсәтү;

– Юридик зат турында мәгълүмат һәм рәсми документлар булмау;

– Объектив сәбәпләрсез бәянең артык түбән яки югары булуы;

– Физик зат картасына яисә электрон янчыкка алдан акча түләүне таләп итү;

– Сайтның дизайны һәм контенты рәсми сайтныкын тулысынча кабатлый, әмма хаталары һәм төгәлсезлекләре була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре