Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, ир-атка билгесез кеше шалтыраткан, аның йортында домофоннар системасын яңартырга җыенулары турында хәбәр иткән. Яңа ачкыч алу өчен, ир‑аттан СМС-хәбәр белән килгән кодны әйтүне таләп иткәннәр.
Казанлы кодны әйткән, шуннан соң аның белән дәүләт ведомствосының ялган хезмәткәре элемтәгә кергән. Телефон аша җинаятьче тапшырылган код аркасында ир-атның дәүләт хезмәтләрендәге аккаунты ватылуын, ә акчалары куркыныч астында булуын белдергән. Һәм бу акчаларны югалтмас өчен, казанлыга акчаларны ашыгыч рәвештә махсус «саклана торган» счетларга күчерергә киңәш иткәннәр. Ир-ат хәйләгә бирешкән һәм аферист реквизитлары буенча 800 мең сум күчергән.
Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез