Газетага язылу

Мошенниклар «күрше әбиләр» ярдәмендә ир-атларның акчасын урлый башлаган

Телефон мошенниклары ир-атларны “күрше әбиләр” ярдәмендә алдый башлаган. Бу хакта “Российская газета” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Ир-атларга, имештер, домофонны алыштыру сылтавы белән “күршедәге әби-чәбиләр” шалтырата башлаган. Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, аферистларның булачак корбаны белән мессенджер аша “пенсионер әби” элемтәгә керә. Ул, имештер, домофонны алыштыру өчен бөтен подъездга кодлар килүен, хәзер аларны “чагыштырырга” кирәклеген әйтә.

Беркатлы ир-ат кодны “чагыштыргач”, аңа әлеге дә баягы “Росфинмониторг” “хезмәткәре”   шалтырата. Монысы, куркытып, акчасын “имин” счетка күчерергә, яки курьерга тапшырырга тәкъдим итә. Министрлыкта искәртеп үтелгәнчә, кодларны “чагыштыру” омтылышлары мошенниклык булып тора һәм смс-хәбәр аша килгән саннарны һич тә кемгәдер әйтергә ярамый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре