Аферистлар Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы исеменнән хатлар җибәрә башлаган. Анда цифрлы ышанычнамә рәсмиләштерү турында хәбәр ителә һәм хатны алучы мошенниклар белән элемтәгә тартып кертелә. Бу хакта “РИА Новости” “Бердәм Россия” партиясенең “Цифрлы Россия” проекты координаторы, Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте комитеты әгъзасы Антон Немкин сүзләренә таянып яза.
Аның әйтүенчә, мондый хатларның төп максаты – кешене куркытып, күрсәтелгән номер аша мошенниклар белән элемтәгә керергә мәҗбүр итү. Депутат сүзләренә караганда, мошенниклар телефоннан шалтыратучыга үзләрен дәүләт яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре буларак таныштырып, янәсе, сезнең исемнән җинаятьчел гамәлләр кылына дигән булып, басым ясый.
Антон Немкин әйтүенчә, аферистлар куркуны көчәйтердәй ысуллар, ачык чыганаклардан чынбарлыктагы мәгълүматлар кулланалар: гавами реестрларга кертелгән кешеләрне (шул исәптән террорлык эшчәнлегенә бәйле) телгә алалар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез