Газетага язылу

Мошенниклар пенсияне цифрлы акчага күчерү сылтавы белән алдый башлаган

Россиядә мошенниклар өлкәннәрне алдауның яңа ысулын уйлап тапкан.

Алар Россия Банкы яки  башка банк хезмәткәре буларак шалтыратып, янәсе, пенсияне цифрлы сумнарга мәҗбүри төстә күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Ә инде моннан баш тарту өчен смс-хәбәр белән җибәрелгән кодны әйтүне сорый, дип яза “РИА Новости”.

Чынында цифрлы сум – кешенең үз теләге нигезендә акчасын саклауның бер төре генә. Пенсияне беркем дә мәҗбүриләп яңа акчага күчерүне таләп итми. Әйе, 1 сентябрьдән цифрлы сумнар өчен кошелек ачарга мөмкин. әмма кешенең үз ихтыярына бәйле эш бу. Россия Банкы да, коммерция банклары да акчаны цифрлыга күчерүне (бигрәк тә телефоннан смс-код аша) беркайчан таләп итми, дип кисәтә белгечләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре