Газетага язылу

Мошенниклар, пенсионер хатын-кызны прокуратура хезмәткәрләре булып алдап, акчасын урлаган

Азнакайда 76 яшьлек хатын-кызга апрельдән май аена кадәрге чорда Федераль казначылык һәм прокуратура хезмәткәрләре исеменнән кемнәрдер шалтыратып торган.

Аферистлар башта – янәсе, шлагбаум һәм чүп савытлары урнаштыру өчен, соңрак – Дәүләт хезмәтләре порталында профильне “ватуларына”, Украина кораллы көчләренә акча күчерүгә, күчемсез милек белән законсыз алыш-бирешкә юл куймас өчен, дигән булып, пенсионерның 2,7 миллион сум акчасын кулга төшергән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
«Хатын-кыз төрле банкоматлардан мошенниклар әйткән шул бер үк счетка берничә тапкыр акча күчергән», – дип билгеләп үтелгән министрлык хәбәрендә.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз бер ай узгач кына үзен алдаганлыкларын аңлаган. Җинаять эше кузгатылган. Мошенникларның телефон номерларының Рязань һәм Смоленск өлкәләрендә, шулай ук Кырым һәм Германиядә теркәлгәнлеге ачыкланган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре