Хәзер дә алдауның яңа ысулын уйлап тапканнар. Дәүләт хезмәтләре порталы исеменнән «Кайнар суны туктату графигы» дип язып, сылтама җибәрәләр. Графикны карарга теләп, телефондагы шәхси мәгълүматтан колак кагачаксыз.
Яз бәйрәмнәре тирәсендә, җибәрелгән чәчәк бәйләмен кабул итү өчен, сылтама буенча кереп, шактый кеше алданган иде инде. Хәзер «Йортның яңа төркеме ачылды, кушылыгыз», – дип тә, «ЕГЭ буенча ышанычлы җаваплар», – дигән булып та халыкның шәхси кабинетларына кереп хуҗа булырга тырышалар.
Сак булыгыз, бердәм дәүләт имтиханына җавапларны сатып алып булмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез