Министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, кешегә мессенджер аша (кайбер очракларда почта аша), имештер, салым хезмәтеннән хат килә. Анда, ашыгыч төстә салым исәпләвен тикшертергә кирәк (мәсәлән, бурычлы булу яки тиешле кайбер документлар тапшырылмау сәбәпле), диелә. Ә инде бөтен нечкәлекләренә төшенү өчен сылтамага күчәргә тәкъдим ителә.
Сылтама исә ФНСның рәсми сайтына охшаш ялган сайтка кертеп җибәрә. Анда авторизацияләнүне, әйтик, телефонга смс-хәбәр белән килгән кодны кертүне сорыйлар. Шуннан соң экранда Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтны ватканнар, дигән хәбәр һәм “техник ярдәм” номеры пәйда булырга мөмкин. Чынында бу телефон мошенникларның колл-үзәгенә тоташтырылган. “Кармак”ка эләккән кешене куркыталар, шалтыратырга мәҗбүр итәләр. Шуннан соң мошенниклар кредит алып. акчаны үзләренә тапшыруны сорыйлар. Кайвакыт сылтама вирус булып чыга: ул банк кушымталары логиннарын, парольләрен урлый.
Эчке эшләр министрлыгында кисәтеп әйтелгәнчә, салым турында мәгълүматларны фәкать ФНС рәсми сайтындагы яки ведомство кушымтасындагы шәхси кабинет аша гына барларга кирәк. Моннан тыш ведомствода мессенджерлар аша килүче сылтамаларга кермәскә, шикле сайтларда шәхси мәгълүматларны калдырмаска чакыралар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез