Мошенниклар тозагына күбрәк кемнәр эләгә икәнен әйттеләр

Мошенниклардан зыян күрүчеләр арасында 70, 50 һәм 25 яшьлекләр күбрәк. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының сорау алу һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Михаил Желаев әйтте.

“Мошенниклар тозагына эләгүчеләр арасында 70, 50 һәм 25 яшьлекләр күбрәк. Кырыгалдарлар өлкән яшьтәгеләрне дә, яшьләрне дә төп башына утырта. Шуңа күрә бу мәсьәләдә һәркемгә игътибарлы булырга кирәк”, – диде Михаил Желаев.

Шәһәрләргә килгәндә, ел башыннан алынган мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында күбрәк теркәлгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре