Беляев сүзләренчә, мошенниклар аның каналының төгәл күчермәсен булдырганнар: атамасын, фотографиясен, басмаларын күчереп алганнар.
Шул ук вакытта алар аның исеменнән дөрес булмаган мәгълүмат тараталар, дип яза Татар-информ.
"Мошенниклар барысын да – вак-төяккә кадәр фейк каналга күчерә, аеру чыннан да кыен! Әмма фейкны каналны булдыру датасы буенча танырга мөмкин. Аккаунтның дөреслегенә инану өчен, каналда алдагы айлардагы минем язмаларны карагыз. Ялган аккаунт берничә көн элек кенә булдырылган", - дип аңлатты Беляев.
Шәһәр башлыгы шулай ук ялган канал басмаларына ышанмаска һәм андагы мәгълүматны таратмуны сорый.
"Әгәр фейкка юлыксагыз, Telegramга шикаять җибәрегез. Зинһар, бу кисәтүне туганнарыгыз һәм танышларыгыз белән уртаклашыгыз! Мошенниклар гамәлләреннән беркем дә зыян күрмәсен", - дигән Беляев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез