Аның сүзләренчә, аферистлар мессенджерларда педагоглар, мәктәп администраторлары һәм деканат хезмәткәрләре аккаунтларына охшаган профильләр терки. Шулардан, ашыгыч рәвештә акча күчерүне сорап, ата-аналарга яки студентларга хәбәрләр җибәрәләр, дип яза Риа Новости.
«Мошенник баланың әти-әнисенә тышкы яктан реаль хезмәткәр аккаунтына охшаган аккаунттан хат яза, укытучыга бүләк алу, коллектив чарага, конкрет бер балага ярдәм итү, җиһазлар сатып алу яки сыйныф һәм төркемнең башка ихтыяҗларына ашыгыч рәвештә акча күчерергә кирәклеге турында хәбәр итә», - ди Курбаков.
Кайбер очракларда мошенниклар хәбәр алучыны куркытырга тырыша, дигән ул. Алар бала күңелсез хәлгә тарыган, телефонын югалткан, уку өчен бурычы бар яки аңа ашыгыч рәвештә нинди дә булса хезмәт өчен түләргә кирәк, дип белдерә ала.
«Мондый очракларда бары тик таныш исем яки профиль фотографиясе белән генә эш итәргә ярамый: хәбәр җибәрүченең шәхесен белем бирү оешмасының яки хезмәткәрнең таныш номерына мөстәкыйль шалтырату ярдәмендә расларга кирәк», – ди Курбаков.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез