Схема хәрби комиссариат хезмәткәре дип шалтыратудан башлана. Зыян күрүчегә хәрби исәпкә алу мәгълүматларын яңарту кирәклеге турында хәбәр итәләр. Учреждениегә бару өчен махсус пропуск кирәк, аны «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинетта QR-кодны сканерлап алырга кирәк, диләр. Чынлыкта, бу гамәлләрне башкарып, кулланучы җинаятьчеләргә үзенең шәхси мәгълүматларына һәм аккаунтына керү мөмкинлеге бирә.
Бераз вакыттан соң ир-ат белән Роскомнадзорның «хезмәткәре» элемтәгә керә. Ул профильдә «шикле активлык» турында хәбәр итә һәм шалтыратуны «техник ярдәм»гә күчерә. Анда зыян күрүчене куркыталар, аның мәгълүматлары урланган, ә Украина гражданинына аның барлык акчаларыннан файдалану өчен ышанычнамә рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итәләр. Акчаны «саклап калу» өчен уенга «ФСБ хезмәткәре» керә.
Ялган хокук саклаучы ир-атны мессенджер аша «видеотикшерү» үткәрергә күндерә. Тикшерү гамәлләре сылтавы белән зыян күрүчедән өйдәге барлык акчаларны һәм кыйммәтле әйберләрне «бәяләү һәм идентификацияләү» өчен камерага күрсәтүне сорыйлар.
Аннары җинаятьчеләр кыйммәтле әйберләрне «саклау өчен» курьерга тапшырырга кирәк дип ышандыралар. Мөлкәт тапшырылганнан соң, мошенниклар белән элемтә өзелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез