Дәүләт Думасы депутаты яңа төр алдашуның пәйда булуы турында кисәткән.
 Аферистлар мошенниклыкның яңа ысулын уйлап тапкан. Хәзер алар торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре буларак кешеләрдән акча “сава” башлаган. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин сүзләренә таянып яза.
Мошенниклар, “коммуналка” өчен булмаган бурычны түләүне таләп итеп, мессенджерларда булачак корбаннарын эзли. Шул ук вакытта алар төрле янаулар, психологик басым куллана.
 Берничә кеше мошенниклар “кармагына” эләккән дә инде.
Торак-коммуналь хезмәтләр шул хакта кисәтә: аларның хезмәткәрләре мессенджерлар аша торак милекчеләре белән эшләми һәм телефон аша бурыч түләтүне таләп итми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез