Газетага язылу

Мошенниклардан саклануның гади ысулларын атадылар

Бу киңәшләрне матбугат очрашуында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Раил Куряков санап китте.

– Үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклардан саклау өчен цифрлы гигиенаны сакларга киңәш итәм. Үзең белү генә аз, бу хакта балаларга, өлкәннәргә дә сөйләргә кирәк. Дәүләт порталы аша кредит алуга һәм элемтә операторларына килешүләр төзүгә тыю урнаштырыгыз. Мошенниклар еш кына мессенджерлар аша шалтырата, контактлар исемлегендә булмаган шалтыратуларга блок куегыз, ягъни куркынычсыз режим урнаштырыгыз. Реклама хезмәтләреннән, бәйгедә, бүләк уйнатуда катнашырга, тавыш бирергә  өндәгән шикле сылтамалар буенча күчмәгез. Шушы гади генә киңәшләр дә фәлән йөз мең, кайчак хәтта миллионнарыгызны да саклап калырга ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре