Газетага язылу

Мошенникларга ышанып, ир-ат 240 мең сум акчасыннан колак каккан

Казанда мошенниклар, 46 яшьлек ир-атны кәрәзле элемтә килешүен «озайтырга» күндереп, 240 мең сумга алдаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Ир-ат сүзләренчә, аңа билгесез кеше шалтыратып үзен кәрәзле элемтә операторы хезмәткәре дип таныштырган һәм хезмәт күрсәтү килешүен озайту кирәклеге турында хәбәр иткән.

Аферист ир-атны СМС-хәбәрдәге кодны әйтергә күндергән. Шуннан соң ук икенче мошенник шалтыраткан һәм аферистлар аның исеменә кредит рәсмиләштерергә ниятли, дип белдергән. Рөхсәтсез гамәлләргә юл куймас өчен, ул акчаны куркынычсыз счетка күчерергә киңәш иткән.

Мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, ир-ат 240 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре