Газетага язылу

Мошенникларның алдау өчен иң еш куллана торган юллары билгеле

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов хәбәр иткәнчә, мошенниклар бу елда Татарстан халкының 1 миллиард 800 миллион сумнан артык акчасын үзләштергән.

Узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 288 миллион сумга азрак алданганбыз. «8 800» дип башланган номерлардан, шулай ук «900» номерыннан шалтыратуларны тыю, аларның саны кимү файдасы зур, ди белгечләр. Әлбәттә, банкларның шикле акча күчерүләргә «блок» куюлары, профилактика чаралары да нәтиҗә бирә.

– Беренче урынны әле дә код сораулар алып тора. Моның өчен төрле юллар кулланалар. Мәсәлән, домофонны алыштырабыз диләр, салым инспекциясеннән, пенсия фондыннан, торак-коммуналь хезмәтеннән, поликлиникалардан дигән булып шалтыраталар, сим-картагызның срогы чыккан дип кисәтәләр, код сорыйлар, – дип санап китә  Рәдис Йосыпов. – Кайвакыт код белән маташмыйлар да, берәр мессенджерга «Сезнең «Госуслуги» шәхси кабинетыгызга кергәннәр, кичекмәстән шалтыратыгыз», – дип номер җибәрәләр.

Менә аннары башлана инде. Сезне «кайгыртып» Үзәк банктан, Росмониторинг хезмәтеннән, полициядән, ФСБ дан дип шалтыратырга тотыналар. Сезнең акчагыз мошенникларга китә, сез Украина хәрби көчләренең иганәчесе булып исәпләнәсез, дип куркыта башлыйлар. Җинаять эше ачу белән яныйлар. Барлык счетларындагы акчасыннан колак кагу, фатирсыз калу, күчемсез милкен югалтудан курыккан кешенең каршы торырлык көче калмый.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре