Газетага язылу

Мошенникларның домофонны алыштыру сылтавы белән акча урлаулары турында кисәттеләр

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, домофонны алыштыру сылтавы белән мошенниклар акча урлый башлаган.

Соңгы атнада республикада 6 шундый очрак теркәлгән.

Казанда – дүрт, Чаллы һәм Тукай районында – берәр очрак. Шул рәвешле өч пенсионер хатын-кыз,  бер эшсез ир-ат һәм 18 яшьлек кыз мошенниклар тозагына эләккән. Полициядә аларның барысы да кырыгалдарларның ничегрәк эш иткәнлекләрен бер үк төрле диярлек тасвирлап биргән. Аферистлар иң элек домофон алыштыручы компания хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, смс-хәбәр аша килгән кодны әйтүне сораганнар. Шуннан соң тозакка эләгүче белән төрле “дәүләт органнары белгечләре” элемтәгә кереп, янәсе, теге шалтыратучының аферист булуына, ә аның банктагы барлык счетларга һәм Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка кереп акча урларга, шул исәптән аны Украина кораллы көчләренә җибәрергә җыенуына ышандырган.

Соңыннан исә барлык саклык акчасын җыеп, “тикшерү” һәм “декларацияләү” өчен, курьерларга тапшырырга тәкъдим иткәннәр. Корбаннар, аферистлар сүзенә ышанып, бөтен саклык акчаларын курьерларга биреп җибәргән. Шул рәвешле алар 600дән 900 мең сумга кадәр югалткан. Бер очракта аферистлар хәтта видео аша “тентү” уздырган: зыян күрүче видеоэлемтә аша фатирның эчен һәм акчасын саклау урынын күрсәткән. Боларга барлыгы 4 600 000 сум зыян китерелгән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шикле курьерлар даирәсе билгеләнгән.

Җинаять кылуга катнашы булган барлык кешеләрне ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары уздырыла. Сүз уңаеннан, быел полиция хезмәткәрләре 153 курьерны тоткарлаган. Алар барлыгы 168 мошенниклык гамәле кылган.  

Эчке эшләр министрлыгыннан кисәтеп әйтелгәнчә:

– дәүләт оешмалары вәкилләре беркайчан да акчаны җаваплы саклауга тапшыруны таләп итми;

– таныш булмаган кешеләргә банк счетлары һәм карталар турында берни мәгълүмат бирергә ярамый;

–  смс-хәбәр аша килгән кодларны беркемгә дә әйтергә ярамый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре