Мошенникларның ел башыннан бирле Татарстанда яшәүчеләрдән күпме акча урлаганлыгы мәгълүм булды

Мошенниклар ел башыннан бирле Татарстанда яшәүчеләрдән 3 миллиард сумнан артыграк акча урлаган. Татарстан прокуратурасының өлкән прокуроры Михаил Желаев шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, һәр атна саен республикада 50ләп кеше мошенниклардан зыян күрә.

“Быел гына да Татарстанда яшәүчеләрдән 3 миллиард сумнан күбрәк акча урланган. Җинаятьчеләр беркатлы кешеләр исеменә кредитлар ала, бердәнбер торакларын сатарга мәҗбүр итә,” – дип билгеләп үткән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре