Газетага язылу

Мошенникларның картадан акча урлау өчен нәрсәләр турында хәбәр итүен аңлатканнар

Эчке эшләр министрлыгы мошенникларның акча урлау өчен нәрсәләр турында хәбәр итүен аңлаткан.

Шулай итеп, алар элемтә операторы дигән булып:

* “Килешүне озайту өчен”
* “5G яңа тарифка күчү”
* “Элемтә сыйфатын яхшырту”

банк хезмәткәре дигән булып:
* “Банк кушымтасын яңарту”
* “Исәпләнгән бонуслар һәм кэшбекларны тикшерү”
* “Счетны шикле операцияләрдән саклау”

кешенең танышы яки коллегасы дигән булып:
* “Сәлам, бу фото/видеоны кара!”
* “Сезгә документ (боерык, килешү)”
* “Биредә сезнең турында/сезнең номерыгыз турында мөһим мәгълүмат бар”

хокук саклау органнары дигән булып:
* “Сезнең счетыгызга мошенниклар керергә маташа!”
* “Ашыгыч төстә счетыгызны тикшерү таләп ителә”
* “Сезнең акчаны сакларга кирәк” дип, телефон аша шалтыратырга яки мессенджердан хәбәр җибәрергә мөмкиннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре