Швейцария Югары суды спортчының эшен яңадан карамаячак, бәлки Спорт арбитраж судының (СAS) эшне караганда барлык таләпләрне үтәгәнме-юкмы икәнен генә тикшерәчәк. Спорт юристы Сергей Алексеев NEWS.ru хәбәрчесенә Казаннан фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның Швейцария Югары судына тапшырган апелляциясен аңлатып, шулай дип белдергән. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Юрист әйтүенчә, Швейцария Югары суды Камилә Вәлиеваның допинг куллануына бәйле эшнең асылын карамаячак, бәлки Спорт Арбитраж судының эшне караганда тиешле тәртипләр һәм таләпләрне үтәве-үтәмәвен генә бәяләячәк. Мондый очракларның нибары 3 процентында гына дисквалификациягә бәйле карарлар юкка чыгарыла. Шуңа да карамастан, апелляция тапшыру – дөрес гамәл. Ахыргы карар судның регламент документлары нигезендә кабул ителәчәк, дигән Алексеев.
Моңа кадәр Вәлиеваның адвокатлары дисквалификация турында СAS раслаган карарны, яңадан карау таләбе белән, судка мөрәҗәгать иткән. Спортчының адвокатлары Бөтендөнья допингка каршы агентлыкны (WADA) эшне карау буенча таләпләрне бозуда гаепләгән. Алар профессор Марсьяль Сожи чыгышындагы мәгълүматларга нигезләнгән. Спортчының адвокатлары фикеренчә, профессор WADA ягыннан мошенниклыкка юл куелуын раслый. Алар әйтүенчә, документта төп мәсьәлә – тыелган триметазидин препаратының Вәлиева организмына ни рәвешле эләккәнлеген карамаган. Бу исә чыгарылган карарга йогынты ясарга мөмкин иде, дигән фикердә юристлар.
Спортчы кызга медальләрен һәм приз акчаларын кире кайтару мәсьәләсе исә аларны тапшырган оешмалар тарафыннан хәл ителәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез