Мөслим районы Ташлыяр авылында шәхси хуҗалыкта йонсыз сарык бәрәне туган. Бу турыда Мөслим телевидениесе хәбәр итә.
«Гаилә коргач та, әти-әни ике сарык биргән иде, шуннан бирле күпләп үрчетәбез. Шушы көннәрдә бер сарык йонсыз бәрән тудырган. Абзарда йонсыз бәрәнне күреп куркып калдым. Төрле төстәге бәрәннәр булганы бар, шәрә бәрән туганы юк иде әле», — дип сөйли Альбина Салихова.
Авыл өлкәннәре дистә еллар элек йонсыз бозау туганын да искәртә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез