Газетага язылу

Мөслимдә илкүләм проект кысаларында Ык елгасы аша күпердә төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк

Татарстанда 2026 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында ун күпер ремонтланачак.

Аларның сигезе узган 2025 елда яңартыла башлады. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөслим районында Актаныш-Мөслим автомобиль юлындагы Ык елгасы аша салынган 228 погон метр озынлыктагы күперне ремонтлау эшләре төгәлләнәчәк. 1970 елда салынган күперне узган елда яңарта башлаган иделәр.

«Күперләрне норматив хәлгә китерү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатларының берсе булып тора», - диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

РФ Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты комиссиясен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре