Газетага язылу

Мотор өчен акча җитми

«Аэрофлот» башлыгы Сергей Александровский «Коммерсантъ»ка SSJ 100 самолетларының двигательләрен алыштыру бары тик «дәүләт ярдәме буенча билгеле бер чаралар күрелгән очракта гына» мөмкинлеген белдерде. «Әгәр двигательләрне алыштыруны субсидияләү булмаса, SSJ 100 самолетларын файдалана торган барлык авиакомпанияләрнең дә парклары әкренләп кими барачак», – дип саный ул.

Вазгыятьне «Ватаным Татарстан» укучыларына аңлатып китик. Sukhoi Superjet 100 (SSJ 100) – «Сухой граждан самолетлары» компаниясе тарафыннан эшләнгән Россиянең кыска араларга оча торган пассажир самолеты. Ул СССР таркалганнан соң Россиядә тулысынча диярлек яңа итеп эшләнгән беренче очкыч моделе булды. Самолетның якынча өчтән ике өлеше чит ил комплектлаучыларыннан, ә SaM146 двигателе Франциянең Safran компаниясе белән берлектә эшләнгән. 2022 елда санкцияләр кертелгәннән соң, бу двигательләргә техник хезмәт күрсәтү мөмкин түгел, шуңа күрә аларны Россиядә җитештерелә торган ПД-8 двигательләренә алыштыру бурычы куелды. Импортны алмаштыру программасы буенча яңартылган самолет 2026 ел ахырына кадәр регуляр рейслар башкара башлар дип фаразланган иде. Ләкин ни бит әле: ПД-8 двигателе чамасыз кыйммәт тора. Бер бортның моторын алыштыру өчен 2,3 миллиард сум акча кирәк, диләр. SSJ 100 самолеты болай да дәүләт тарафыннан мул субсидияләнә. 2024 елда SJ-100 нең үзкыйммәте аудиторлар тарафыннан 5,4 млрд сум дип бәяләнгән булган. Самолетлар 3,7 млрд сумга сатыла дип исәпләнә.

«Ватаным Татарстан», 2022 елда импортны алыштыру дигән шаукым купкач, моның бик кыйммәткә төшәсен исәпләп күрсәткән иде. Үзебездә эшләнгән мотор бәясенең самолет бәясенә якынлашуы һәм субсидиядән башка ул двигательне файдаланып булмаячагы безнең исәпнең дөрес булуын дәлилли.

Россиянең гражданлык авиациясенә самолетлар җитди рәвештә җитешми, ул мөмкинлекләренең чигендә эшли: чит ил самолетлары паркы эчке җитештерү самолетлары сафка басканнан тизрәк кими. 2023 елда 2030 елга кадәр меңнән артык самолет җитештерергә җыенганнар иде. Без ул чакта ук реаль санны 100 дип төзәттек. Безнең санга ирешү дә катлаулы әле. 2025 елда бары тик 1 самолет тапшырылды.

                                     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре