Билгеле булганча, KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 55 еллыгына багышланган медиа экспертлары cессиясе узды. Белгечләр уртак юнәлешләрне барлап, хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Сессиядә катнашучылар мәгълүмат мохитендә яңа технологияләр, геосәяси үзгәрешләр тәэсирендә барлыкка килгән үзгәрешләр турында да сөйләште.
Экспертларның берсе булып чыгыш ясаган Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәгълүмат агентлыклары берлеге генераль директоры Мөхәммәд Әл Ями Россия һәм ИХО илләренең уртак яклары барлыгын билгеләп үтте. «Безне уртак максатлар берләштерә. Без илебезнең мәгълүмат агентлыклары арасында элемтәләрне ныгытырга телибез», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез