Мөхәммәтшин: "30 ел эчендә ТР Дәүләт Советында 2,5 меңнән артык закон кабул ителгән"

Өч дистә ел эчендә алты чакырылыш Татартан Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан ике мең ярымнан артык закон кабул ителгән. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышында республика парламентының утыз еллыгы уңаеннан чыгыш ясаганда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

“Беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 1995 елның 30 мартында булды. Татарстан парламентаризмы тарихында беренче мәртәбә хакимиятнең югары закон чыгару органы “һөнәри нигезгә” күчте. Беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе итеп Василий Лихачев сайланды. Аның урынбасарлары – Зилә Вәлиева һәм Ренат Харисов, Секретарь – Нурсинә Абдрәшитова. Барлыгы җиде даими комиссия һәм парламент контроле комитеты төзелде”, – дип искә алды Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, бу вакыйга Татарстан парламентаризмының гасырлар буе дәвам иткән тарихында мөһим этап булып тора. “Узган утыз ел эчендә республиканың яңа тарихы язылды, хәзерге республика законнарына нигез салынды, Татарстанның социаль-икътисадый уңышларының, милләтара һәм динара тынычлык һәм татулыкның, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлегенең хокукый каркасы формалашты. Барлыгы өч дистә ел эчендә алты чакырылыш депутатлары тарафыннан ике мең ярымнан артык закон кабул ителгән, аларның өчтән бере – база законнары”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре