Газетага язылу

Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы нәтиҗәлелеген раслады»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы илдә яшәүчеләрнең тәгаен проблемаларын хәл итү чарасы булып тора һәм ул үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенең хисап-программа форумында әйтте.

«Халык программасы – 2021 елда Дәүләт Думасының узган сайлау кампаниясе кысасында төзелде. Ул халыктан килеп ирешкән 2,5 миллионнан артык тәкъдиме, шул исәптән республикада яшәүчеләрдән дә 6 мең тәкъдимне үз эченә алды. Әлеге эш үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Биш ел эчендә ул тәгаен проблемаларны хәл итүнең һәм сайлаучылар белән сәяси эшнең исбатланган механизмына әверелде», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, бүген Халык программасы 95 процентка үтәлгән. «Калган вакыт эчендә аны тулысынча төгәлләргә исәп тотабыз», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре