Быел Татарстан Рәисен сайлау көтелә. Рөстәм Миңнеханов сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итсә, “Бердәм Россия” активы аны хупларга тиеш. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районы активы белән очрашуда шулай дип белдергән.
“Быел безне Татарстан Рәисен сайлау көтә. Без кандидатураны хуплаячакбыз һәм бердәм тавыш бирергә тиешбез. Фамилияләрне атамыйм, иртәрәк әле, дәвамчанлыкны күрәсе килә, әмма бүгенге актив та үз урынында калды, партия эшенә карата ниндидер зур дәгъваларыбыз юк. Рөстәм Миңнеханов, партиянең югары советы бюросы әгъзасы буларак, үз кандидатурасын тәкъдим итсә, без аны хуплаячакбыз”, – дип белдергән парламент башлыгы.
Ул шулай ук быел муниципаль депутатларны сайлау узачагын искәрткән, Барлыгы 7,5 меңнән артыграк депутат сайларга туры киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез