Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, иҗтимагый хәрәкәтнең Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республика елъязмаларында Ватанны саклаучылар, үз хезмәте белән республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең исемнәре язылган.
– Без легендар очучылар Михаил Девятаев һәм Мәгубә Сыртланова, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Борис Кузнецов кебек Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыкларын хәтерлибез, – диде ул. – Хәзерге заман геройларын – Дамир Исламов кебек махсус хәрби операциядә катнашучыларны хәтерлибез. Аларның батырлыклары – яшьләр өчен әхлакый маяк, чын патриотизм һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге. Республикада шулай ук фәнне, мәдәниятне һәм икътисадны үстерүчеләр истәлеге кадерләп саклана.
Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге яшьләрне куркыныч мәгълүматтан саклауның мөһимлеге турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, моңа каршы тору өчен республикада патриотик тәрбия бирүнең комплекслы системасы төзелде. Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын игълан итү дә тарихи хәтерне саклау юнәлешендә әһәмиятле адым булды.
– «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте исеменнән шулай ук билгеләп үтәсем килә: Ватанны саклаучылар һәм республиканың күренекле шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре безнең өчен һәрвакыт төп өстенлек булып торды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Тарихи хәтерне саклау үткәнгә хөрмәт һәм илнең киләчәге өчен җаваплылык тәрбияли. Бу турыдан-туры сәяси культура дәрәҗәсендә чагыла. Нәкъ менә патриотик карашлы һәм мәгълүматлы сайлаучылар илебезне ныгытуга һәм Татарстанны баланслы үстерүне күздә тоткан кандидатларны сайларга сәләтле.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, республикада 2017 елдан күренекле шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү буенча ведомствоара комиссия эшли. Аның эше нәтиҗәсендә 9 ел эчендә Татарстанда 13 һәйкәл, 29 бюст һәм 102 мемориаль такта куелган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез