Ваһапов фестивале күп җырчыларга үсеш бирде. Татарстан Дәүләт Совeты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең 20 еллык юбилей Гала-концертында шул хакта әйтте. Ул фонд һәм фестивальне оештыручыларга рәхмәт әйтте, дәүләт бүләкләре тапшырды.
- Күп кенә яшь башкаручылар өчен бу фестиваль профессиональ карьерага старт бирде, үз осталыкларын камилләштерергә, яңа офыкларны ачарга ярдәм итте, - дип ассызыклады ул. - Рәшит Ваһаповның җырлары төрле яшьтәге һәм төрле буын кешеләрдә аеруча зур кызыксыну уята. Фестиваль яшьләрне бай музыкаль мираска җәлеп итә, күпмилләтле халкыбызның мәдәни традицияләрен сакларга булыша.
Ул җырның һәм, аерым алганда фестивальнең берләштерү көченә ия булуын әйтте.
Белешмә өчен
Ваһапов фестивале концертлары дөньяның 15 илендә, Россиянең 52 төбәгендә тамашачыларны сөендерде.
Фестиваль кысаларында 1 мең 522 концерт узды, 212 яшь башкаручы фестиваль лауреаты булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез