МРОТ күләме 20 проценттан күбрәккә арта

Россия Хөкүмәте киләсе елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) арттыру турында закон проектын әзерләгән. Премьер-министр Михаил Мишустин белдергәнчә, МРОТ 20 проценттан күбрәккә үсеп, 27 093 сум тәшкил итәчәк.

Хөкүмәт Рәисе әйтүенчә, 4,5 миллион кешенең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге бирәчәк бу. МРОТ чираттагы ялга киткәндә, чирләгәндә бирелә торган түләүләрне исәпләү өчен дә мөһим. «Президент басым ясап әйткәнчә, хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумы күләменнән артты инде, һәм ул алга таба да үсәчәк», – дигән Премьер-министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре