– Бездә «Чишмә» фольклор коллективы эшләп килә. Фольклор уеннары өйрәнеп, мәктәп укучыларына тәкъдим иттек. «Сызыклы бию»ләрне дә шушы коллектив белән башлап җибәргән идек. Тезелеп басып, бер үк көйгә бер үк хәрәкәтләрне башкарабыз. Апаларыбыз өйдә генә ятмасын, мәдәният йортына килсен өчен уйлап табылган шөгыльләр бу. Иң өлкәненә – 73 яшь, – ди Мүлмә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәсилә Кәримуллина.
Башта берничә генә кеше чыкса, соңрак биючеләр саны ишәйгән. Авыл төркеменә куелган видеолардан күреп, башкалар да кушылган. Башта «сызыклы бию»не татар көйләренә, аннан яшь чакларын искә төшереп, ламбада көенә биегәннәр. Бергәләп энергия алгач, чәй эчеп, сөйләшеп тә утыралар икән.
– Нәрсә генә өйрәтим икән, дип, гел уйланырга туры килә. Шулай бер вакыт интернетта күзем кытай гимнастикасына төште. Бөтен организмга тәэсире бар, диелгән. Бигрәк тә бавыр, сулыш юллары, кан тамырлары өчен файдалы. Башта күнегүләрне үзем өйрәндем. Шуларны, туктамыйча, бер сәгать буе ясыйбыз. Күп кенә хәрәкәтләрне басып эшлибез. Барыбызга да бик ошый. Аларны ясагач, тәндә җиңеллек сизәсең. Менә шулай күңелле дә, шул ук вакытта сәламәт тә яшәргә тырышабыз, – ди Рәсилә Кәримуллина.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез