Мунчада юыну нигә кыйммәт?

Тәтештә җәмәгать мунчасын  эшмәкәргә саткач, юыну бәясе сәламәт кешегә  – 200, безгә 130 сум иде. Хужасы, юынучылар аз килүдән зарлана иде. Аны сатарга мәҗбүр булды.  Халыкка озак кына мунчасыз яшәргә туры килде. Шуның янына, кечкенә генә  итеп, яңасын салып куйдылар. Аны ноябрь азагында ачтылар. Әмма безгә дә бәяне 200 сум итеп куйдылар. Казанда бер мунчада булган идем. Анда юыну бәясе –130 сум. Буада да шул бәя. Безнеке нигә кыйммәт, ташлама булырмы икән?

Илгизәр Гали.

Тәтеш районы

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов:

Өр-яңа мунча ачтык. Барлык мөмкинлекләре дә бар. Яхшы диваннар, чәч киптергечләренә кадәр куелды. Атнага ике көн эшли. Юынырга күбрәк әби-бабайлар килә. Мунча чыккач, аларга чәй ясап эчертегез, дидем. Килгән кеше рәхәтләнеп, 2-3 сәгать ял итеп кайтып китә. Киемнәренә кадәр юарга рөхсәт итәбез. Гадәттә, көнгә 20 кеше йөри. Алар – пенсионерлар. Бәя 200 сумнан да түбән була алмый. Утына, суына, башка чыгымнарга кирәк бит. Эшмәкәр чыгымнарны үзе генә күтәрә алмый. Район бюджетыннан елына 200 мең сум бүлеп бирәбез. Теләге булган кеше йөри инде. Мунчаны тагын бер кат әйләнеп кайтырмын әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сорау җавап

Көн хәбәре