Газетага язылу

Мурашко: 80 мең россияле коронавирус йоктырган

Россиядә коронавирус белән зарарланганнарның гомуми саны 80 мең кешедән артып китә, шуларның 20 меңнән артыгы хастаханәләрдә, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

"Бүген Россиядә коронавирус белән авыручы 80 меңнән артык кеше теркәлгән - аларның 20 меңнән артыгы стационарларда дәвалануда", - диде ул ТАССка Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ) кырларында.

Министр ассызыклаганча, илдә вәзгыятьне күзәтеп торалар. Аның сүзләренчә, сәламәтлек саклау системасы барлык катлаулы ситуацияләргә әзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре