Волгоград өлкәсендә поезд һәлакәтеннән соң хастаханәгә озатылган ике кеше – авыр хәлдә. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шулай дип белдергән.
“Табиблар ике сырхауның хәлен, авыр, дип бәяли, калганнарының хәле – уртача”, – дигән ул “РИА Новости” хәбәрчесенә.
Министр әйтүенчә, хастаханәдә – 10 кеше, шул исәптән 1 бала. Аларның барысын да тиешенчә дәвалыйлар.
Исегезгә төшерәбез: “Гремячаа” – “Котельниково” станцияләре арасында тимер юлдан килеп төшкән поездда 900дән артыграк кеше булган. 150гә якын кеше җәрәхәтләнгән-имгәнгән. Һәлак булучылар юк. Татарстан Рәисе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, һәлакәттә Татарстаннан 19 кешегә, шул исәптән 7 балага зыян килгән.
https://vatantat.ru/2024/07/148204/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез