Мурашко Казан мәктәбендә булган атышта зыян күргән балаларның хәле турында сөйләде

Табиблар Казан мәктәбендә булган атышта зыян күргән ике баланың хәлен авыр, әмма дәвалау динамикасын уңай дип бәяли, дип белдерде Петербург халыкара икътисадый форумында ТАССка биргән интервьюсында РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

"Ике укучы утлы коралдан каты яраланган, аларда уңай динамика, әмма хәле авыр. Алар реанимация палаталары контролендә", - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре