Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза. Министр әйтүенчә, табиблар Мах аша сырхаулар белән аралашу, аларга киңәшләр бирү мөмкинлегенә уңай карый.
Сырхаулар да бу яңалыкка бик шат. Ник дигәндә, аларга эштән сорап поликлиникага йөгерергә, ишек төбендә табибны көтәргә туры килмәячәк, дигән Мурашко. Сәламәтлек саклау министрлыгы, кешеләргә уңайлы булуыннан чыгып, сервисны алга таба үстерергә ниятли. Исегезгә төшерәбез: хәзер “больничный”ны Max аша ябарга мөмкин. Дәвалаучы табиб сырхауның хәлен үзебезнең мессенджер аша гына белешә алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез