Мурманск – Санкт-Петербург поезды һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны 31 кешегә (шул исәптәп 5 бала) җиткән. 14 кеше хастаханәгә озатылган, дүртесе – авыр хәлдә. Бу хакта “Татар-информ” “Россия тимер юллары”ның телеграм-каналындагы хәбәренә таянып яза.
“Соңгы мәгълүматларга караганда, 18 декабрьдә Мәскәү – Санкт-Петербург 11нче поезды һәлакәтендә 31 кешегә, шул исәптән 5 балага зыян килгән. 14 кеше хастаханәгә озатылган. Дүртесе – авыр хәлдә. Ике кеше һәлак булган”, – диелгән хәбәрдә.
“РЖД” шулай ук зыян күрүчеләрне үзенең медицина үзәкләрендә дәваларга һәм тернәкләндерергә әзер булуы турында белдергән. Компания һәлак булучыларның гаиләләренә 2 миллион 200 мең сум күләмендә компенсация түләячәк.
Исегезгә төшерәбез: 18 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 16.15 сәгатьтә Мурманск өлкәсенең Кандалакша районында Мурманск– Санкт-Петербург пассажир поезды йөк поезды белән бәрелешкән. Башта 27 кешенең (шул исәптән 5се бала) зыян күрүе, ике кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез