Немец тоткынлыгында гомерен куркыныч астына куеп, фашистларга каршы көрәшкән татар каһарманнары язмышы турындагы кинокартина Татарстанның матди ярдәме белән төшерелде. Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган проектларның берсе ул. 2,5 сәгатькә сузылган нәфис фильм инде күп кенә халыкара дәрәҗәдәге кинофестивальләрдә катнашып җиңүләр яуларга һәм танылырга өлгерде. Шулай ук «Кара урман» фильмын тар катлау татар җәмәгатьчелеге дә карады. Тамашачы арасында төрле фикерләр яңгырады, бәхәсләр дә булды.
Җәлил ролен Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров башкара. Артистка мондый тәкъдим белән режиссер үзе чыккан. «Башта Радик абый миңа башка рольне тәкъдим иткән иде. Мин ризалаштым. Ике көннән ул: «Муса Җәлилне уйнарсың», – диде. Үземә нинди зур җаваплылык алганлыгым турында уйлап тормастан ризалык бирдем», – ди Зөлфәт Закиров интервьюларының берсендә.
Фильмда немец офицеры Рудольф Фляйшманга зур урын бирелә. Бу образны актер Павел Харланчук башкара. «Кара урман»ны караучылар арасында «Бу персонажга шулкадәр игътибар ни өчен бирелгән?» дигән сорау туды, каршылыклы фикерләр барлыкка килде. Режиссер Радик Кудояров моны «Ватаным Татарстан»га биргән интервьюсында менә ничек аңлаткан иде:
– Ул бит – антагонист, явыз кеше. Ләкин антагонистлар турында да сөйләргә кирәк. Фляйшман – җыелма образ, өч-дүрт кешене берләштергән персонаж. Шуларның берсе – Роланд Фрейслер. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында ул рус армиясенә әсирлеккә төшә, большевиклар белән аралаша, ахыр чиктә, РКП(б)га керә. Соңыннан азык-төлек белән тәэмин итү комиссары булып хезмәт итә. Фильмда да: «Мин сезнең революциягез турында яхшы беләм. Мин продразверсткада хезмәт иттем. Сиңа бу сүз танышмы?» – ди ул. Фляйшман каршында басып торучыларның ничек иза чиккәнен яхшы белә. Берәүнең дә бу чынбарлыкны кабул итәсе килми. Кабул итәсегез килми икән, тарихтан 1918–1953 елларны бөтенләй сызып ташлагыз алайса! Менә шуннан соң мин дә кино төшерүдән туктармын», – дигән иде режиссер.
Радик Кудояров безгә туктарга җыенмавын да әйткән иде. Ул, документалист буларак, алга таба Муса Җәлил турында документаль фильм эшләргә хыяллана. Анда инде документларга нигезләнгән чын фактлар булыр дип өметләнәбез. Ә хәзергә теләгән һәркем киң экраннарда халкыбызның каһарман улларының Ватан иминлеген саклап калу өчен көрәшен чагылдырган «Кара урман» нәфис фильмын карый алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез