Газетага язылу

Муса Җәлилгә багышланган бәйге игълан ителде

Ясалма фәһем ярдәмендә Муса Җәлилгә багышланган ролик ясап, конкурста катнашырга мөмкин.

Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Конкурсны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының «Питер.Татар» порталы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге үткәрә.

Конкурста җиңүчеләр вәкиллектән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, шулай ук порталдан акчалата бүләкләр алачак: 1 нче урын өчен – 5000 сум, 2 нче урын өчен – 3000 сум, 3 нче урын өчен – 2000 сум. Шулай ук порталда алар турында аерым мәкалә чыгачак. 

Конкурска роликлар piter.tatar@yandex.ru электрон адресына 20 февральгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗә 2026 елның 23 февралендә ясалачак. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре