Советлар Союзы герое, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирында геройны һәм аның көрәштәшләрен искә алуга багышланган чара узды. «Өзелгән җыр» дип аталган очрашуда Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева-Җәлил, оныкчыгы Елизавета Малышева-Җәлил катнашты, дип яза «Татар-информ».
«25 августны без ел саен дәртләнеп һәм дулкынланып көтеп алабыз, әзерләнәбез. Бу көнне безнең музейга Муса Җәлилнең кызы, оныгы, оныкчыгы килә. Бу – елга бер генә тапкыр була торган очрашу. Әлеге чара яшь буынга хәтерне җиткерү өчен кирәк», – диде музей мөдире Айгөл Сафиуллина, быел 11 батырны җәзалап үтерүгә 81 ел булуын искәртеп. 11 җәлилченең гомере 1944 елда нәкъ 25 август көнне, сәгать уникедә, өч минут аралыгы белән, Плетцензее төрмәсендәге гильотина астында өзелә.
Чарага Муса Җәлил премиясе лауреатлары һәм Казанда каһарман-шагыйрьгә багышланган чаралар оештыручылар да чакырылган иде.
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова истәлекләре белән уртаклашты. Бу көннең дулкынландыргыч булуын әйтте.
«Бу фатир минем өчен кадерле. Мин монда әтиемне соңгы тапкыр күрдем. Без әти белән бер-беребезне бик ярата идек, арабызда аерым бер бәйләнеш бар иде. Әти язган хатларның бер өлеше минем өйдә саклана. Бу көннәрдә мин аларны алып укыйм. Без үзебезнең гаиләдә Җәлилчеләрнең барысын да хөрмәтлибез», – диде ул.
Ул яшьләрнең Муса Җәлил иҗатына битараф булмавына шат булуын әйтте.
Һәр елны 25 августта татар халкы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә ала. Чаралар программасы Муса Җәлил музей-фатирында башлана һәм 1 Май мәйданында һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы белән дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез