“МЫ” Бөтенроссия проекты кысасында фильмнар күрсәтеләчәк һәм фикер алышулар булачак

“МЫ” Бөтенроссия проекты менә инде ике ел дәвамында халык мәдәнияте, этникара багланышлар, төрле милләт вәкилләре арасында элемтәләрне ныгыту темасы белән кызыксынучыларны берләштереп килә. Анда катнашучылар илебез халыкларының традицияләре, гореф-гадәтләре, үзенчәлекләре турында видеороликлар төшерә.

Бу ата-бабаларыбызның мирасын саклауга һәм рухи кыйммәтләрне популярлаштыруга ярдәм итә.
Проект кысаларында этноклублар – фильмнар авторлары белән онлайн-очрашулар һәм әлеге фильмнарны күрсәтү үзара аралашуның яңа форматына әйләнәчәк. Теләгендә булган барча кеше чын мәгънәсендә гаҗәеп вакыйгалар турында сөйләүче уникаль хезмәтләрне күрү, шулай ук фикер алышуларда катнашу, фильмны төшерүчеләргә үзләрен кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге алачак.
Беренче очрашу пәнҗешәмбе – 21 июльдә Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә “ВКонтакте” социаль челтәрендә “МЫ” проекты төркемендә туры эфирда узачак. Анда режиссер, продюсер, PR-компания директоры Ольга Лаптева үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Аның “Святыни Чувашского края: национальный костюм” фильмы узган елда “МЫ” бәйгесендә иң яхшы фильм буларак танылган.
“МЫ” II Бөтенроссия милли видеороликлар бәйгесе турында тәфсилле мәгълүматлар белән мыконкурс.рф сайтында танышырга мөмкин. “ВКонтакте”да рәсми төркем: vk.com/wekonkurs.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре