Луганск халык республикасының Татарстан карамагындагы Лисичанск шәһәренә “Нәфис” хәйрия фондыннан гуманитар йөк китерелгән. Йөк барлыгы 4,4 миллион сумлык 20 тонна көнкүреш химиясеннән гыйбарәт. Болар – кер юу порошоклары, чистарткыч, савыт-саба юу сыекчасы, шампунь һәм сабыннар.
“Беренче чиратта кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп, гади халыкка һәм хәрби хезмәткәрләргә булышуны дәвам итәбез. Бу – безнең бурыч һәм гомуми эшкә өлешебез”, – дип билгеләп үткән Дәүләт Думасы депутаты, “Нәфис” фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский.
Әлеге гуманитар йөк СВО чорында Бугославский катнашында булдырылган 38 нчесе инде. Ул Казаннан Лисичанск шәһәренә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге канаты астындагы колонна белән китерелгән. Юлга кузгалыр алдыннан, колоннаны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов караган.
“Нәфис” хәйрия фонды 2023 елның көзендә Богуславский тәкъдиме белән оешырылган. Ул фонд советына җитәкчелек итә. Аңа шулай Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез