"Нәфис" тирәсендәге кара төтен халыкны куркуга салган

Иске Татар бистәсендә янгын чыккан булса кирәк.

Казанның Иске Татар бистәсеннән күтәрелгән кара төтен халыкны куркуга салган. Бу хәлнең шаһитлары “KazanFirst”ка фотосурәтләр җибәргән.
Алардан күренгәнчә, Тукай урамында, “Нәфис Косметикс” тирәсендә, һавага кара төтен күтәрелә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, анда янгын чыккан булса кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре